Лениногорск яшүсмерләренә тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр

2022 елның 11 марты, җомга

10 нчы март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 4 нче номерлы социаль участогында балигъ булмаганнар катнашында «Үзеңне алдарга бирмә» дигән темага чара уздырган. Чараның максаты – тәмәке тартуны профилактикалау һәм файдалы гадәтләр формалаштыру.

Яшүсмерләр игътибарына «Манипуляция серләре. Тәмәке» фильмы тәкъдим ителде. Фильмны карау һәм фикер алышу «Сәламәт Россия – Уртак эш» проекты кысаларында үткәрелде. Балалар үсеп килүче организмның сәламәтлеге өчен куркыныч факторлар турында белделәр.

Соңыннан очрашуда катнашучылар манипуляция мөмкинлеген булдырмас өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләделәр. Материалны ныгыту өчен социаль педагог Оксана Лямова барлык катнашучыларга да «Ничек юк әйтергә» дигән файдалы белешмәлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International