Тәтеш районында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерәләр

2022 елның 11 марты, җомга

10 март көнне Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның өйләренә бару оештырылды.

Чыгу барышында комплекслы үзәк директоры вазыйфаларын башкаручы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече тарафыннан 17 пенсионерга барып, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү үткәрелде. Шуларның биш пенсионеры озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт ала. Социаль хезмәтләр алучы һәр кеше белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, автоном янгын хәбәрчесенең эшкә сәләтлелегенә тикшерү үткәрелде.

Белгечләр пенсионерларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтүгә карата шикаятьләр һәм кисәтүләр килмәде, һәр социаль хезмәт алучы үзенең социаль хезмәткәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча контроль актлары төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International