Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының ике эш бирүчесе хезмәт хакы буенча бурычларын түләде.

Шулай итеп, Казан шәһәренең «Трима» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 57 мең сум түләде.

«Племрепродукт» ҖЧҖ (Бөгелмә районы) 56 хезмәткәр алдында 110 мең сумлык бурычны өлешчә каплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International