Түбән Кама яшүсмерләре белән наркоманияне кисәтү буенча эш алып баралар

2022 елның 11 марты, җомга

Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Тормышка – әйе дип әйтәбез!» дигән дәрес уздырды.

Дәрес башында белгеч балаларга наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннан соң катнашучылар яхшы һәм зарарлы гадәтләр турында фикер алыштылар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төзеделәр. Рольле уен барышында балалар зарарлы гадәтләргә һәм зарарлы матдәләрне татып карарга тәкъдим иткән кешеләргә «юк» дип әйтергә көч табуның төрле вариантлары турында фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучылар наркотик матдәләр кулланучы кешеләрнең киләчәге юк дигән нәтиҗә ясадылар, шуңа күрә бу проблема белән бергәләп көрәшергә кирәк. Үзеңә наркотик матдәләр кулланмаска һәм моны тирә-юньдәгеләргә җиткерергә тырышырга кирәк.

Дәрес «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International