Минзәлә районында яшүсмерләр белән эш ничек оештырылган

2022 елның 11 марты, җомга

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белем бирү учрежденияләре белән ведомствоара эш кысаларында даими рәвештә эшчәнлек алып бара.

10 нчы март көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гөлназ Илдарханова «Минем чикләрем» программасын тормышка ашыру кысаларында 14 яшүсмер өчен «Позитив «Мин» образын формалаштыру» дигән тренинг үткәрде. Тренинг яшүсмерләрдә шәхес буларак уңай тенденцияләрне ныгытуга, адекват үз-үзеңне бәяләү формалаштыруга, шәхеснең көчле якларын ачуга һәм аңлауга ярдәм итте.

Шулай ук психолог катнашучыларга «Комплимент», «Кояш нурларында минем портретым», «Бәхет калошлары», «Чүп чиләге» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.

Психолог сүзләренә караганда, мондый тренинглар ахыр чиктә яшүсмерләр арасында үз-үзеңне тискәре тоту куркынычын киметүгә китерергә тиеш. Очрашу ахырында психолог балаларга ышаныч телефоны турында белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International