2022 ел башыннан 459 татарстанлы тәрбияләү мәктәпләрендә белем алган

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

459 татарстанлы 2022 ел башыннан бирле «Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләрендә» белем алган. Гражданнар мондый мөмкинлекне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алалар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышыныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә укуны Григорий Ш. узган. 2021 елда аның әнисе, Валентина Семеновна, ике инфаркт, инсульт һәм COVID-19 кичергән. Кичергән авырулар нәтиҗәсендә өлкән кеше хәрәкәт активлыгын югалта. «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә Григорийны ярдәмче тернәкләндерү чаралары, күрсәтмә материаллар белән таныштырдылар, манекеннар үрнәгендә караватта аз хәрәкәтләнүче кешене позицияләү нигезләрен өйрәттеләр. Авырулар белән эшләү караучының сәламәтлегендә дә чагыла, шуңа күрә дәресләрдә травма алмас өчен гәүдәне ничек дөрес урнаштырырга күрсәтәләр.

Хәзерге вакытта социаль хезмәткәрләр һәм Валентина Семеновнаны көн саен караучы туганнарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә пенсионерның сәламәтлеге сизелерлек яхшырды. Ул паралич суккан кулы белән вак әйберләрне тота, чит ярдәм белән өлкән яшьтәге ханым урын-җирдән басып, санитар урындыкка яки кресло-коляскага күчеп утыра ала, бүлмә чикләрендә, тернәкләндерү чараларыннан файдаланып, берничә адым ясый һәм мөстәйкыль рәвештә ризыкны кабул итә.

«Авырудан соң тернәкләнергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Белгечләр безгә урын өстендә ничек дөрес урнашырга, ничек дөрес хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйли», – дип ассызыклады өлкән яшьтәге ханым.

«Карау мәктәпләре» республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында 2019 елдан бирле социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында эшли. Стационар алыштыручы технологиянең максаты – өлкән яшьтәге һәм инвалидларның өйдә мөмкин кадәр озак яшәү шартларын тудыру, кече тернәкләндерү чаралары, күрсәтмә материаллар, манекеннар һ.б. ярдәмендә дөрес карау күнекмәләренә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International