Шушы көннәрдә Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган стационар тәрбиячеләре Кашапова Лилия һәм Белова Наталья экология турында танып-белү викторинасы үткәрделәр. Чараның бурычлары: балаларда экологик культура һәм табигатькә дөрес караш формалаштыру.
Викторина «Экологик ребуслар», «Кызыл китап турында нәрсә беләбез», «Табигать билгеләре» дигән берничә турдан торды. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, рәсем ясадылар, педагогларның сорауларына җавап бирделәр, дидактик уеннарда актив катнаштылар.
Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, мондый чаралар тернәкләнүчеләрнең уңай кәефенә генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияли.