Түбән Кама районы балаларын театр сәнгатенә өйрәтәләр

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

«Әни + сабый» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен театральләштерелгән тамаша оештырды.

«Могҗизалар ярминкәсе» дигән спектакльне «Әкиятләр мәгарәсе» курчак театры труппасы күрсәтте. Әлеге чара балаларда театрга мәхәббәт һәм танып-белү кызыксынуларын формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Спектакль башланыр алдыннан нәниләр әниләре белән холлда тәкъдим ителгән курчакларны, төрле спектакльләргә иллюстрацияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Аннан соң тамаша залында «Могҗизалар ярминкәсе» әкияте күрсәтелде. Матур әкият декорацияләре, мавыктыргыч спектакль һәм театр атмосферасы – болар барысы да балалар һәм әниләр өчен театр сәнгате дөньясына сәяхәт ачты. Спектакль вакытында балалар тамашаны кызыксынып күзәттеләр, актерларга һәм курчакларга кычкырып алкышладылар, сорауларга актив җавап бирделәр һәм уеннарда катнаштылар.

Тамаша ахырында ата-аналар актерларга кызыклы тамаша һәм балалар белән ял итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International