Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Алабуга муниципаль районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе Нигъмәтҗанова Зөлфирә иҗади эш үткәрде.
Балалар камырдан детальләр, пластлар ясадылар, коймакларны бизәделәр, эшләнмәләрнең зурлыгын килештерделәр. Тозлы камырдан эшләнмәләр әзер булгач, тәрбияче балаларга әзер эшләнмәләрне ничек дөрес киптерү турында сөйләде.
Соңыннан барлык катнашучыларга да истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим ителде. Ата-аналарга өй шартларында әвәләп ясау өчен камыр ясау турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.
Камыр пластикасы – тозлы камырдан күләмле эшләнмәләр ясау сәнгате. Әвәләп ясау белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларда тырышлык, пөхтәлек, сабырлык, кул җитезлеге һәм күз үлчәвенең төгәллеге үсә, дип билгели белгечләр.