Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән «Толерантлык иленә сәяхәт» дигән чара уздырылган.
Социаль педагог Илсинә Нуриева уен формасында балаларга «толерантлык» сүзенең әһәмиятен аңларга ярдәм итте. «Без төрле, без тигез» күнегүләре балаларга нинди билгеләр буенча кешеләр охшаш, нинди билгеләр безне аерып тора – бу сорауларга җавап эзләргә булышты.
Алга таба хезмәт алучылар игътибарына «Әйдә, исәнләшәбез...», «Тылсымлы сүзләр», «Бу бик шәп!» уеннары тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында проблемалы ситуацияләрне тикшерү яшүсмерләргә дуслык, яхшы һәм начар гамәлләр турында төшенчәне беркетергә ярдәм итте.
Чарада унике кеше катнашты.