«Кояшкай» үзәге карамагындагыларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

11 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Балалар хореография мәктәбендә тәрбияләнүчеләр К. Чуковскийның «Чебен-чебенчек» әсәре буенча театральләштерелгән тамаша оештырганнар. Тамашаны карарга 39 тернәкләнүче һәм 12 ата-ана җыелды.

Артистлар беренче тапкыр сәхнәдә булу сәбәпле дулкынланды, әмма тамашачылар дусларына көч биреп торды. Чакырылган артистлар үз рольләрен лаеклы тормышка ашырдылар. Тернәкләнүчеләр яшь артистларны җылы кабул иттеләр. Тамашачылар һәм актерлар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International