Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активы белән мәгълүмати очрашу уздырды.
2020 елдан яклар арасында социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү өчен ирекле эшчәнлек турында килешү төзелде.
Катнашучылар хәйрия чараларын үткәргәндә оештыру эшенең нәтиҗәлелеген арттыру алымнары турында фикер алыштылар. Шулай ук «көмеш» яшьтәге волонтерлар эше кысаларында уртак чараларны гамәлгә ашырганда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды.
Очрашу вакытында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, гарантияләнгән социаль хезмәтләр пакетлары турында мәгълүмат бирелде.
2022 елның март аеның икенче яртысында эшне нәтиҗәле оештыру максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында «көмеш» волонтерларны вебинарлар рәвешендә укыту һәм алар белән социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәт алучы өлкәннәр һәм балалар белән эшләүнең гамәли өлешен оештыру һәм өйрәтү семинарлары үткәрү планлаштырыла.
Очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында килешү һәм 2022-2023 елларга уртак эш планы төзелде.
Очрашу ахырында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Владимировна Григорьева актив тормыш позициясе һәм тыгыз хезмәттәшлек өчен барысына да рәхмәт белдерде.