ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып баралар.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырырга тиеш. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

2022 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елда йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу һәм йорт эчендәге газ участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында» 18.02.2002 ел, 137 номерлы карары үз көченә керде.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты беренче тапкыр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннарының сайлап алу этабында катнашты. Уеннар онлайн «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәмендә узды. Интернат-йорт командасы составында җиде социаль хезмәт алучы бар иде.

Минзәлә муниципаль районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәмәке, алкоголь һәм наркотикларга тискәре караш профилактикалау буенча планны тормышка ашыру кысаларында «Зарарлы гадәтләр» тренингы уздырылды. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылуны формалаштыру иде.

Шушы көннәрдә «Сәламәт булу – уңышлы булу!» балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем хисләр дөньясы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык районнарында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект кертелде. 2021 елның июненнән Татарстанда озак вакытлы карау системасы белән колачланган инвалидлар һәм өлкән кешеләр түләүсез социаль пакет ала алалар, ул типизация процедурасыннан соң билгеләнә.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә муниципаль районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус халык уенчыгы» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Гарденотерапия» технологиясен кулланып, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы ысулы кулланыла.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Интернетта куркынычсыз сатып алу» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларга онлайн-сатып алуларның дөрес башкарылуы турында мәгълүмат бирү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International