Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты беренче тапкыр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннарының сайлап алу этабында катнашты. Уеннар онлайн «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәмендә узды. Интернат-йорт командасы составында җиде социаль хезмәт алучы бар иде.
Башта командалар тәкъдим ителде, аннары оештыручылар катнашучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырдылар. Уенчылар биремнәр белән таныштылар, сорауларны тыңладылар, фикер алыштылар, аннан соң капитан кем җавап бирәчәген сайлады.
Катнашучыларга «Фонд ярдәме» опциясе тәкъдим ителде, аны бер тапкыр кулланырга мөмкин иде. Сорау катлаулы тоелса, «Старость в радость» волонтерының ярдәмен сорарга була иде.
Уен бик кызык узды. Алабугалылар 6:2 исәбе белән җиңде.
«Белгечләр командасына зур рәхмәт! Алар искиткеч! Безнең дә, волонтерларның да күңелләрен күтәрдегез!», – дип язды уеннан соң очрашуны оештыручы һәм «Старость в радость» Хәйрия фонды волонтерлары координаторы Ольга Блохина.