2022 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елда йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу һәм йорт эчендәге газ участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында» 18.02.2002 ел, 137 номерлы карары үз көченә керде.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия йорт эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу өчен 80 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бирелә. Түләү үз составында булган гаиләләргә бирелә:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары,
- I һәм II төркем инвалидлар,
- инвалид-бала,
- күп балалы гаиләләргә,
- бер кешегә 10 000 сумнан кимрәк керемле гаиләләргә.
Аена 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр керемле гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу өчен факттагы чыгымнар күләмендә бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында гаризаны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урын милекчесе, яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшыра ала.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү өчен кирәкле документлар исемлеге:
2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма белән төзелгән йорт яны участогы эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд килешүе;
Субсидия гаилә керемнәрен исәпкә алып билгеләнгән булса, мөрәҗәгать итүчеләр өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар тапшыралар.