«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Гарденотерапия» технологиясен кулланып, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы ысулы кулланыла.
Гарденотерапия актуаль тернәкләндерү ысулларының берсе. Үсемлекләрне карау иҗади потенциалны арттыра һәм эмоциональ бозылуларны кисәтә. Өлкәннәр үсемлекләрне бик теләп карыйлар: туфракны йомшарталар, су сибәләр, чәчәкләр утырталар, үсемлекләр чыгаралар. Шулай итеп, өлкәннәрнең хәтере, күзәтүчәнлеге, игътибары һәм хезмәт сөючәнлеге үсә.