Тәтештә яшәүче өлкән кеше социаль пакет буенча бушлай тәрбия ала

2022 елның 15 марты, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык районнарында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект кертелде. 2021 елның июненнән Татарстанда озак вакытлы карау системасы белән колачланган инвалидлар һәм өлкән кешеләр түләүсез социаль пакет ала алалар, ул типизация процедурасыннан соң билгеләнә.

Социаль пакет үз эченә карау буенча хезмәтләрне ала. Аларның саны, күрсәтү озынлыгы, күләме чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә билгеләнә.

Социаль пакет кысаларында карау буенча бушлай хезмәтләрне Тәтеш шәһәрендә яшәүче 89 яшьлек Жаркова Зинаида Сергеевна ала. 2 нче төркем инвалидына Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2016 елдан бирле хезмәтләр күрсәтелә.

2021 елның декабрендә Зинаида Сергеевна уңышсыз егыла һәм аягын сындыра. Операциядән соң өлкән яшьтәге ханым ятып кына тора, гәүдәсен түшәк чикләрендә генә хәрәкәтләндерә ала. Белгечләр планнан тыш перетипизация үткәргәннән соң, аның нәтиҗәләре буенча Жаркова З.С. социаль пакет кысаларында хезмәтләр ала башлады. Белгечләр тарафыннан социаль хезмәткәр гамәлләрен җентекләп тасвирлау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр белән индивидуаль карау планы эшләнде. Зинаида Сергеевнаның кызы белән өйдә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрелде. Өлкән кешенең туганнары, техник тернәкләндерү чараларын кулланып, йорт шартларында аз хәрәкәтләнүче затларның куркынычсыз хәрәкәт итү мөмкинлеге турында белделәр.

Социаль хезмәткәр тарафыннан шәхси планны төгәл үтәү, тернәкләндерү, туганнарның дөрес тәрбиясе нәтиҗәсендә Зинаида Сергеевна хәзер техник тернәкләндерү чараларына таянып өйдә йөри ала.

Жаркова Зинаиданың туганнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләренә үз эшләренә җаваплы караулары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International