«Шатлык» үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып баралар.

«Шатлык» үзәге базасында «һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән яшь социаль хезмәт алучылар өчен чара узды. Балаларга һөнәри юнәлеш бирүнең төп максаты – аларны булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерләү. Һөнәрне сайлау өч компоненттан тора: кешенең кызыксынуы һәм сәләте, һөнәргә ихтыяҗ һәм җәмгыять таләбе.

Чарада һәр һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләүче махсус мультипликацион роликлар кулланылды.

Агымдагы елда «Шатлык» үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары өчен балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү, аларның хезмәт тәрбиясе һәм каникул вакытында мәшгульлеге мөһим бурыч булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International