«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар ярминкә-күргәзмәдә булдылар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә муниципаль районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус халык уенчыгы» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.

Балаларны күңелле такмаклар белән ярминкә-күргәзмәгә чакырдылар. Тәрбияләнүчеләр матрешкаларны, уенчыкларны карадылар. Зур кызыксыну белән «Мәкаль әйт», «Язма элементын тап» дигән уен биремнәрен үтәделәр.

«Мондый чаралар игътибар, хәтер үсешенә ярдәм итә, сүзлек запасын баета, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә карата танып-белү кызыксынуын үстерә», – дип билгеләп үттеләр тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International