«Умырзая» тернәкләндерү үзәге яшүсмерләре белән начар гадәтләрне кисәтү буенча тренинг уздырганнар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Минзәлә муниципаль районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәмәке, алкоголь һәм наркотикларга тискәре караш профилактикалау буенча планны тормышка ашыру кысаларында «Зарарлы гадәтләр» тренингы уздырылды. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылуны формалаштыру иде.

Психолог Оксана Крылова тарафыннан биремнәр әзерләнгән иде. «Тыелган җимеш» күнегүләре барышында яшүсмерләргә тыю шартларында үз-үзеңнең тотышыңны бәяләргә тәкъдим ителде. «Марионетка» күнегүен үтәгәндә, балалар парларга бүленделәр, курчакчы һәм курчаклар ролен уйнап карадылар. Аннары Оксана Владимировна яшүсмерләргә проблемалы ситуацияләрне хәл итәргә тәкъдим итте.

Тренинг ахырында «Чиста экран» техникасы ярдәмендә балалар һәр сайлау артында кешене нәрсә көткәнен: наркотиксыз тормыш яки наркотиклар белән яшәүне ясап күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International