Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Интернетта куркынычсыз сатып алу» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларга онлайн-сатып алуларның дөрес башкарылуы турында мәгълүмат бирү.
Очрашу барышында социаль хезмәтләр алучылар «Интернетта куркынычсыз сатып алу», «Интернетта ничек куркынычсыз сатып алу һәм җинаятьчеләрнең корбаны булмау» дигән видеороликлар карадылар.
Чара ахырында викторина үткәрелде, анда катнашучылар дистанцион сатып алулар буенча белемнәрен тикшерделәр. Социаль хезмәт алучылар интернетта сатып алганда игътибарлы булырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Чарада ун кеше катнашты.