Шушы көннәрдә «Сәламәт булу – уңышлы булу!» балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем хисләр дөньясы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чара 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең социаль участогында узды. Дәреснең максаты булып балаларны «психологик сәламәтлек» төшенчәсе һәм аның составы белән таныштыру торды.
Дәрес «Сәламәтлек әлифбасы» презентациясе белән башланып китте. Балалар сәламәтлек ул – физик, психологик, рухи һәм социаль иминлек икәнлеге турында белделәр. Аерым игътибар психологик сәламәтлек төшенчәсенә бирелде. Балалар «Кәефемнең төсе», «Бүләк», «Сүзсез хис», «Курчакчы һәм марионеткалар», «Күргәзмә», «Балдак» күнегүләрендә актив катнаштылар. Барлык күнегүләр дә психологик киеренкелекне бетерүгә, үз әһәмиятеңне күтәрүгә, нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашу ахырында балаларга «Сәламәтлек кагыйдәләре» дигән белешмәлек тапшырылды.