«Астра»да «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 30 декабре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» дигән республика проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул мөмкин кадәр тулы социальләштерүне тәэмин итү максатларында инвалид балаларның потенциалын һәм сәләтен үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Бүгенгә дефектолог кабинетын модернизацияләү буенча эшләр тәмамланды. «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» төбәк ярдәмче программасы кысаларында заманча җиһазлар сатып алынган: «АЛМА ПРО» дефектологның профессиональ-интерактив өстәле, сенсор-динамик зал урнаштырылган. Хәйрия чаралары хисабына кабинетта капиталь ремонт үткәрелде, яңа җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.

Проект эшләгән чорда үзәкнең яңа дуслары, партнерлары, иганәчеләре барлыкка килде, волонтерлык оешмалары белән эш көчәйтелде, төрле ведомстволар оешмалары белән хезмәттәшлек киңәйтелде, матди-техник база яхшырды, бу күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International