Хезмәт министрлыгы аңлата: ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә ташламалар һәм субсидияләрне кем ала ала

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм чаралары комплексы каралган.

Федераль һәм республика законнары нигезендә, керемнәрне исәпкә алмыйча, субсидияләр-ташламалар түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

- хезмәт ветераннары;

- Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән гражданнар;

- реабилитацияләнгән гражданнар;

- сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнар;

- гаилә составында өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар;

- авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче гражданнар;

- инвалидлар;

- инвалид балалары булган гаиләләр;

- техноген һәлакәтләрдән зыян күргән гражданнар;

- Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Субсидия-ташламаның күләмен исәпләгәндә ТКХ тарифлары кулланыла.

Әгәр гражданнарның торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә ТКХ өчен түләүгә гражданнар чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешенә туры килә торган күләмнән артып китсә, гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирелә. Татарстан Республикасында ТКХ өчен түләүгә гражданнар чыгымнарының максималь өлеше 21 % тәшкил итә.

ТКХ тарифлары үсүне исәпкә алып, субсидия күләме дә арта.

ТКХ өчен түләүгә социаль ярдәм чараларына гаризаны татарстанлылар ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша бирә алалар. Гариза тутырырга гына кирәк – барлык кирәкле белешмәләрне социаль яклау органнары ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша алачак.

Әгәр гражданин социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә тели икән, үзең белән паспорт, кредит учреждениесендә счет номеры булырга тиеш. ТКХ өчен ташламаны рәсмиләштергәндә шулай ук тиешле ташламаларга хокукы булган кешенең тиешле таныклыгы кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International