Министр урынбасары Наталья Бутаева Югары Ослан интернат-йортында булып кайтты

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Ул кабинетларны һәм торак бүлмәләрне карап чыкты, социаль хезмәт алучылар белән аралашты.

Визит кысаларында министр урынбасары социаль-тернәкләндерү бүлеген, ашханәне, азык-төлек блогын карады. Наталья Бутаева учреждениенең эшен югары бәяләде, бүлмәләрнең чисталыгын, менюның бай һәм төрлелеген, торгызу чараларының бай программасын, социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерүнең яхшы нәтиҗәләрен билгеләп үтте.

Өлкәннәр һәм инвалидлар Министрлыкка алар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International