Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Парафин, озокеритның кеше организмына йогынтысы, процедурага күрсәтмәләр һәм каршылыклар» дигән мәгълүмати чара узды.
Әңгәмә барышында физиотерапия буенча шәфкать туташы процедурага карата күрсәткечләр һәм каршылыклар турында сөйләде. «Бу процедураны үткәрү өчен парафин, озокерит кебек җылылык китергечләр кулланыла. Алар интенсив һәм тигез җылынуы тәэмин итә», – диде белгеч социаль хезмәтләр алучыларга.
Чарада 17 кеше катнашты. Алар барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.