Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Бергә өйрәнәбез» мастер-классында катнаштылар. Чараның максатлары – көндәлек көнкүреш эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерү һәм көндезге бүлеккә йөрүчеләрнең алган күнекмәләрен ныгыту.
Мастер-класста белгеч менталь тайпылышлары булган кешеләрне кер юу машинасы һәм электротюг эше белән таныштырды. Шулай ук электр приборлары һәм җылыту өслекләре белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын өйрәнделәр. Белгеч бланклар-белешмәлекләр таратты, анда барлык саклык чаралары күрсәтелгән.
Катнашучылар мастер-класс белән кызыксындылар, мөстәкыйль тормышка әзер булыр өчен дәресләрен дәвам итүләрен теләделәр.
Чарада ике кеше катнашты.