Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Визитның максаты – террорчылык акты куркынычы туганда учреждение хезмәткәрләре тарафыннан инструкцияләрнең үтәлешен контрольдә тоту, янгын куркынычсызлыгының кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итү белән танышу. Энҗе Нияз кызы белгечләрнең эш шартлары, яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты. Министр урынбасары төркемле һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә торган кабинетларда булды.
.jpg)
Эш визиты ахырында Энҗе Нигъмәтҗанова балалар һәм учреждение хезмәткәрләре белән аралашты, барысын да бәйрәмнәр белән котлады һәм коллективка киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде.