28 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Казаньоргсинтез» – «СИБУР холдинг» ГАҖ хезмәткәрләре булып китте. Компания вәкилләре «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында үсеш үзенчәлекләре булган балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырдылар. Үзәк карамагындагы 102 бала бүләкләр алды.
Игелекле эшләр эстафетасы – Яңа ел алды традициясе, аның ярдәмендә могҗизаларга ышанган кешеләрнең теләкләре тормышка аша.