Яңа ел бәйрәме уңаеннан Әлмәт муниципаль районы вәкилләре, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Әлмәттән булган һәм вакытлыча Яр Чаллының «Асылташ» һәм Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютларында яшәүче балаларны котладылар.
Балаларны бүләкләр һәм сюрпризлар белән сөендерделәр. Алар моңа бик шатланды.
«Балалар аларның кирәклеген һәм мөһимлеген белергә тиеш», – дип билгеләп үтте социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре.