Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре белән бергә күпбалалы гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.
Ведомствоара сәфәрләр барышында торак-көнкүреш шартлары, электр үткәргечләренең һәм газ җиһазларының торышы тикшерелде. Автоном янгын хәбәрчеләре булу-булмавына һәм аларның торышына аерым игътибар бирелде.
Белгечләр янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар, гаилә әгъзаларына аларны куллану принциплары турында искә төшерделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде.