Шушы көннәрдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы яшелчә бакчасы. Яшел суган утырту, үсентеләргә помидор утырту» дәресе оештырганнар. Чара балаларның үсемлекләр үсеше өчен кирәкле шартлар турында күзаллауларын киңәйтүгә, хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Практик дәрес барышында балаларга файдалы продуктлар – суган һәм помидор турында сөйләделәр. Балалар аларның файдалы үзлекләрен санап чыктылар, нинди ашамлыкларда яшел суган эләккәнен искә төшерделәр, өй шартларында яшел суган һәм помидор утырту технологиясе белән таныштылар.
Яшел коридорда балалар үзләренең кечкенә бакчаларын булдырдылар. Көн саен балалар үсентеләрне караячаклар.
Нәтиҗәле эштән соң балалар мультфильм карадылар.