13 гыйнварда Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Иске Яңа елны каршыладылар. Чара бәйрәм шартларында, чыршы янында, интернат-йортның актлар залында узды.
Яңа ел җырлары яңгырады, катнашучылар табышмаклар чиштеләр. Шулай ук күңелле конкурслар белән уеннар оештырылды. Чара Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Интернат-йортта яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар.