Менделеевск районы социаль приютындагы балалар Раштуа тамашасын карадылар

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнварда Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Түбән Кама, Кама Аланыннан кунаклар, Менделеевск сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз укытучылары белән килгән иде. Балалар өчен матур бәйрәм оештырылды.

Кунаклар театральләштерелгән тамаша аша приют укучыларын Раштуа риваятьләре белән таныштырдылар, Раштуа җырлары яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, кышкы табышмаклар чиштеләр, шулай ук балаларга Яңа ел тематикасына төрле сораулар бирелде. Бәйрәмнең барлык катнашучылары да бик яхшы вакыт үткәреп кенә калмадылар, шулай ук күңел күтәренкелеге һәм татлы призлар да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International