Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә балалар «Птичка Чирика» курчак спектаклен карадылар һәм салкын вакытта кошларга ничек ярдәм итеп була икәне турында фикер алыштылар. Хезмәт буенча инструктор Нурсил Шәймәрданов җитәкчелегендәге столяр остаханәсендә малайлар кошлар өчен җимлекләр ясадылар, иске җимлекләрне кардан чистарттылар. Урамда йөргәндә кошларны ашату күркәм традициягә әверелде.