Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көмеш волонтерлык» практикасын тормышка ашыру кысаларында волонтерлар катнашында концерт булды.
Практиканың максаты – волонтерлык эшчәнлеге аша өлкән буын гражданнарының үз-үзләрен тормышка ашыруы, иҗади потенциалны күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Практиканың уникальлеге шунда ки, «көмеш» волонтерлар – «Изгелек» тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар.
Бүгенге концерт программасында рус, татар һәм мари телләрендә җырлар бар иде. Тамашачылар матур концерт өчен артистларга җылы алкышлар һәм игелекле сүзләр белән рәхмәт белдерделәр.
Чарада 30 кеше катнашты.