Буа интернат-йортында Иске Яңа елны бәйрәм итәләр

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Котлаулар Кыш Бабай, Кар кызы һәм аларның тугры ярдәмчеләре – куяннар катнашындагы күңелле күренештән башланды.

Социаль хезмәт алучылар шатланып уеннарда катнаштылар, күпләр бик теләп таныш җырлар җырладылар һәм күңелле музыка астында биеделәр.

Мавыктыргыч чарадан соң һәркемгә татлы бүләкләр тапшырылды. Бүгенге бәйрәмнең һәр катнашучысы яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International