Балаларның танып белү активлыгын үстерү максатыннан Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы күңел ачу» дигән чара уздырганнар. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, Яңа ел җырларын җырладылар, табышмаклар чиштеләр, җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар.
«Социаль анимация» технологиясе балаларда һәм яшүсмерләрдә коммуникатив күнекмәләр формалаштырырга, эмоциональ фонны, активлыкны һәм тормышка уңай карашны яхшыртырга мөмкинлек бирә.