«Астра» үзәгендә «Раштуа җырлары» чарасы узды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 нче гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Раштуа җырлары» дигән чара узды. Аны Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрделәр.

Чараның максаты – балаларны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру. Балалар әйлән-бәйлән, халык уеннары уйнадылар, колядкалар җырладылар.

Мондый чараларда катнашу рус халкының гореф-гадәтләренә кагылырга мөмкинлек бирә. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International