18 гыйнварда Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сугышчан дан урыннары буенча виртуаль экскурсия уздырылган. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышланган иде.
Җыелганнарга күп кенә истәлекле урыннар күрсәтелде. Һәр скульптура, барельеф турында җентекләп сөйләнде, ә видеотабло ярдәмендә тамашачылар һәйкәлләрне игътибар белән карый алды.
Чара яшь буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итте, совет сугышчыларының сугышчан дан тарихы, аларның батырлыгы белән танышырга мөмкинлек бирде.