Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр конструкторлар җыя

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен көн саен индивидуаль дәресләр уздырыла.

Бүген социаль тернәкләндерү буенча белгеч «Собирай-ка» уен конструкторы белән дәрес үткәрде, күләмле фигураларны конструкцияләү ысуллары турында сөйләде һәм күрсәтте. Конструктор детальләренең гадәти булмаган формасы һәм төсе өлкән кешеләрнең игътибарын җәлеп итте. Гади һәм уңайлы ысул ярдәмендә социаль хезмәт алучылар оригиналь фигуралар җыя алдылар.

Мондый дәресләр фантазия, образлы фикерләү, иҗади һәм танып белү сәләтләрен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International