Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча җыелыш булып узды.
Учреждение директоры Елена Әхмәтҗанова үз чыгышында 2022 елдагы эш, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруның барышы, менталь тайпылышлары булган затларны уңышлы социальләштерү технологиясе, шулай ук белгечләрнең конкурс эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләде. Шулай ук җыелышта учреждениенең финанс-икътисадый һәм профсоюз эшчәнлеге мәсьәләләре яктыртылды.
Җыелыш барышында 2023 елга өстенлекле юнәлешләр һәм максатлар билгеләнде.