Балигъ булмаган балалары булган күпбалалы гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Энергия» ҖЧҖ, «Минзәлә идарә компаниясе» ҖЧҖ һәм «Электроком» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта 227 торак йортта янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм 350 йортта батареяларны алыштыру эшләре бара.
Рейдлар барышында янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый. Һәр гаиләдә янгын-профилактик эш алып баралар, янгын датчиклары турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш принцибын аңлаталар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә өндиләр.