Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре» дигән танып белү дәресе узды. Чараның максатлары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда аңлы тәртип формалаштыру иде.
Балалар урамда көткән куркынычлар турында фикер алыштылар. «Юлда безнең дусларыбыз» дигән видеосюжетны караганнан соң, балаларга проблемалы эзләү уены тәкъдим ителде: алар кайбер юл ситуацияләрен хәл итәргә һәм аңлатырга тиеш иде. Шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр юл билгеләре белән пазллар җыйдылар.