ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Тәрбияләнүчеләрне хәрби тарих белән таныштыру, хәрби бурыч һәм Ватанга тугрылык турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан 19 гыйнварда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «В бой идут одни старики» дигән кинофильм карау оештырылды. «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» программасы кысаларында чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.

20 гыйнварда Махсус Олимпиада кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы Олимпиада» дигән чара узды.

21 гыйнварда бөтен дөнья буенча Кочаклашу көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне бер-береңә дустанә кочаклашулар бүләк итәләр.

Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгыннарны кисәтү турында әңгәмә узды. Учреждение белгече янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

19 гыйнварда Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә район үзәк хастаханәсе гериатриаты Ләйлә Нурмөхәммәдова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, комплекслы үзәк директоры Гүзәл Закирова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Степанова катнашында социаль хезмәткәрләр җыелышы булып узды.

Арча районында күп кенә оешмалар һәм учреждениеләр мобилизацияләнүчеләргә ирекле ярдәм хәрәкәтенә кушылды: кемдер гуманитар ярдәм җыя, кемдер җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре сугышчыларга маскировка сеткалары белән ярдәм итәргә булдылар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, көндәлек ял, белем алу һәм иҗади дәресләрдән тыш, социаль хезмәт алучылар даими рәвештә ачык һавада вакыт үткәрәләр. Атнага ике тапкыр шәфкать туташы белән өлкәннәр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасында кадрлар әзерләүгә ихтыяҗны фаразлау системасы төзелгән. Ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгариф системасы өчен уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын билгеләү өчен ихтыяҗлары өйрәнелә һәм игътибарга алына торган эре һәм урта предприятиеләр исемлеген раслый. Шулай ук муниципаль берәмлекләр өчен әһәмиятле булган кече һәм урта бизнес предприятиеләре исемлеге дә аерым раслана.

19 гыйнварда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты тикшерелде.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Татарстан – минем горурлыгым» курсыннан «Минем гаиләм!» дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International