21 гыйнварда бөтен дөнья буенча Кочаклашу көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне бер-береңә дустанә кочаклашулар бүләк итәләр.
Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Герман Миронов кешелеклелек, игелек төшенчәсен формалаштыруга, башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чара оештырдылар. Балалар бәйрәмнең тарихын белделәр, төрле уеннарда катнаштылар.