Татарстан Республикасында кадрлар әзерләүгә ихтыяҗны фаразлау системасы төзелгән. Ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгариф системасы өчен уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын билгеләү өчен ихтыяҗлары өйрәнелә һәм игътибарга алына торган эре һәм урта предприятиеләр исемлеген раслый. Шулай ук муниципаль берәмлекләр өчен әһәмиятле булган кече һәм урта бизнес предприятиеләре исемлеге дә аерым раслана.
Яңа ел башыннан предприятиеләр арасында сораштыру үткәрелә, якындагы җиде елда күпме һәм нинди кадрлар кирәклеге ачыклана. Бу эш 1 апрельгә тәмамланачак. Сораштыру нәтиҗәләре мәгариф системасы мөмкинлекләре белән чагыштырыла һәм кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ формалаша. Августтан кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча белем бирү оешмаларын сайлап алу буенча ачык конкурсны оештыру процессы башлана.
Моннан тыш, бүген предприятиеләр кыска вакытлы уку формалары булган кешеләрне алырга әзер. Моның өчен олыларга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырыла. Шулай ук мәшгульлек үзәкләре аша эшсез гражданнар өчен программа гамәлгә ашырыла.
Инде берничә ел «Демография» милли проекты кысаларында аерым категория гражданнар өчен һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырыла. «Россиядә эш» порталы ресурсларыннан файдаланып, өлкәннәр уку курсларына языла ала. Теге яки бу субъектта тәкъдим ителә торган белем бирү программалары исемлеге хакимиятнең төбәк органнары тарафыннан, конкрет төбәкнең хезмәт базары ихтыяҗыннан чыгып килештерелә.
2022 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында уку мөмкинлегеннән 9 200 татарстанлы файдаланды.