19 гыйнварда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты тикшерелде.
Эш барышында гражданнарга йөрү графигы, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты тикшерелде. Шулай ук гражданнар белән «Янгын вакытында гамәлләр» темасына әңгәмәләр үткәрделәр, белешмәләр тараттылар.