Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгыннарны кисәтү турында әңгәмә узды. Учреждение белгече янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Янгыннарны профилактикалауга, электр приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Белгеч социаль хезмәт алучыларга эвакуация планының кайда урнашуын тагын бер кат искә төшерде.
Әңгәмә ахырында барлык катнашучыларга янгын тематикасына листовкалар һәм белешмәләр тапшырылды.