«Ышаныч» үзәге тернәкләнүчеләре спорт уеннарында катнашты

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнварда Махсус Олимпиада кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы Олимпиада» дигән чара узды.

Төрле яшьтәге һәм сәламәтлекнең төрле мөмкинлекләре булган балалар керлинг, биатлон, чана спорты ярышларында рәхәтләнеп катнаштылар. Шулай ук балалар табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр тыңладылар, эстафеталарда катнаштылар. Чарада катнашучыларның барысы да медальләр һәм призлар алды.

Чараны адаптив физик культура тәрбиячесе Анна Брагина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International